Отображение сетевого контента Отображение сетевого контента

Ректор мөрәҗәгате

Инженер һөнәрен сайлауга ук, җәмгыяткә кирәкле  белгечләр булачагыгызга ышана аласыз. Алга киткән илнең икътисады сәнәгать тармакларына нигезләнә, ә инженерлар – процессларны төзи һәм автоматлаштыра, программалар әзерли, стартаплар уйлап чыгара, инновацияләр кертә һәм җитештерүнең бөтен өлкәләрендә гамәлгә кую белән шөгыльләнә.  

КМТТУ-КАИ Россиядә һәм дөньяда техник эшләнмәләр һәм фәнни тикшеренүләр өчен актуаль һәм кирәкле юнәлешләр тәкъдим итә. Без композицион материаллар, лазер технологияләре, сәнәгать роботлары, яңа двигательләрне эшләп чыгару буенча масштаблы проектларны гамәлгә ашырабыз. Алда саналган тикшеренүләрдән тыш, КАМАЗ, IPG Photonics Corporation, Parallels, Берләштерелгән авиатөзелеш корпорациясе, Ростех, Россия вертолетлары кебек Россиянең һәм дөньяның эре предприятиеләре белән хезмәттәшлек итәбез.

КМТТУ-КАИда һәрвакыт иң яхшы студентлар белем ала. Һәм без үз сафларыбызга сәләтле, киң эрудицияле абитуриентларны чакырабыз.

 

Хөрмәт белән,

Тимур Алибаев,

КМТТУ-КАИ ректоры